Бүген төнлә Казан халыкара аэропортында Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев җитәкчелегендә бер төркем ветеринария белгечләре WorldSkills Чемпионатында “Ветеринария” компетенциясе буенча җиңү яулаган Анңелика Таҗетдинова һәм эксперт, Буа ветеринария техникумы укытучысы Максим Мечовны каршы алдылар. Җиңүчеләрне каршы алучылар арасында Казан ветеринария медиөинасы академиясе вәкилләре, Буа ветеринария техникумы директоры, укытучылар һәм Анжеликаның иптәшләре дә бар иде. Айрат Гәрәев, Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов исеменнән Анңелика һәм Максим Павловичны зур җиңү белән котлады, чәчәк бәйләмнәре бүләк итте. Хәтерегезгә төшерәбез, 8 нче августтан 12 сенә кадәр Сахалин өлкәсендә WorldSkills Russia “Яшь профессионаллар” VI нчы милли чемпионат финалы үтте. Ярышларда “Ветеринария” компетенциясе буенча Татарстанны Буа ветеринария техникумы студенты Анжелика Тәҗетдинова тәкъдим итте һәм алтын медаль яулады.
14 нче август көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Тәтеш районындагы бер балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Планлы тикшерү барышында ветеринария законын бозу очрагы ачыкланган: терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәләре булмау ачыкланган. Гаепле зат административ җаваплылыкка тартылган.
13 нче август көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә Кузайкино – Камышла юлында кизү вакытында 21 берәмлек транспорт чарасын тикшергән. Тикшерү барышында эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәү очрагы ачыкланган: терлек башы белән алга каратып бәйләнмәгән була. Гаепле зат администртатив штрафка тартыла.
13 нче август көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районы Кызыл Яр авылында тиешле булмаган урында елга балыгын сату очракларын ачыклау буенча махсус рейд үткәрде. Рейд вакытында ветеринария белешмәсе булмаган килеш елга балыгын сату очрагы ачыкланган. Гаепле затка карата штраф салынган, сату туктатылган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары гражданнар зары нигезендә эре мөгезле терлек асраганда ветеринария кагыйдәләре үтәлеше тикшерелде. Тикшерү барышында табылган кимчелекләр нигезендә, гаепле затка административ хокук бозу турында протокол төзелгән.
10 нчы август көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Алексеевск районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “Левашово” терлекчелек комплексында 441 баш эре мөгезле терлеккә элек кертелгән туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.
Корбан бәйрәме якынлашу уңаеннан, Апас территориаль бүлеге инспекторлары, Югары Ослан районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе белән берлектә, Югары Ослан районында корбанлыклар чалу урыннары белән таныштылар. Дин әһелләре белән аралашу вакытында корбанлыкларны сатып алу, чалу вакытында ветеринария таләпләренең төгәл үтәлешен тәэмин итү турында сүз барды.
8 нче августтан 12 сенә кадәр Сахалин өлкәсендә WorldSkills Russia “Яшь профессионаллар” VI нчы милли чемпионат финалы үтте. Ярышларда “Ветеринария” компетенциясе буенча Татарстанны Буа ветеринария техникумы студенты Анжелика Тәҗетдинова тәкъдим итте һәм зур уңышка иреште. Анжелика – үз компетенциясендә җиңүче!
10 нчы август көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә кизү вакытында 40 кг ит һәм колбаса эшләнмәләрен ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаганнар. Гаепле затлар административ хокук бозу сәбәпле әштраф түләргә тиеш була.