Корбан бәйрәме якынлашу уңаеннан, Апас территориаль бүлеге инспекторлары, Югары Ослан районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе белән берлектә, Югары Ослан районында корбанлыклар чалу урыннары белән таныштылар. Дин әһелләре белән аралашу вакытында корбанлыкларны сатып алу, чалу вакытында ветеринария таләпләренең төгәл үтәлешен тәэмин итү турында сүз барды.