ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2018 ел
җомга

10 нчы август көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында кизү вакытында Чувашия республикасыннан Казанга китерелүче итне ветеринария таләпләрен бозып ташу очрагы ачыкланган: ит ташучы машинада тиешле температураны саклый торган җиһазлар булмаган. Таләпләрне үтәмәүче штраф түләргә тиеш була.

9 нчы август көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Кузайкино – Нурлат юлындагы постта 13 берәмлек транспорт чарасын тикшергән. Транспорт чараларын тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу очраклары ачыкланган: ташылучы колбаса эшләнмәләренә ветеринария белешмәсе булмау һәм сыер итен өеп ташу очраклары. Гаепле затларга административ хокук бозу турында протокол төзелгән.

9 нчы август көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында кизү вакытында ветеринария таләпләре үтәлмәү фактын ачыклаган: Әгерҗе районыннан Чувашия республикасына баручы машинада 6 баш эре мөгезле терлек тиешенчә бәйләнмәгән була. Әлеге күренеш ветеринария кагыйдәләрен бозу дип санала. Гаепле зат административ штрафка тартыла.

9 нчы август көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 19 берәмлек транспорт чарасын туктатып тикшергән. Шуларның 8 ендә ветеринария инспекторлары контролендә булырга иешле йөк ташылган. Тикшерү барышында ветеринария белешмәсе булмаган килеш колбаса эшләнмәләре ташу очрагы ачыкланган. Ветеринария таләпләрен үтәмәүче административ җаваплылыкка тартылган.

9 нчы август көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында Лаеш районыннан Югары Осланга баручы машинада 4 баш эре мөгезле терлекне веетринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган. Ветеринария таләпләрен тупас бозучы административ штрафка тартыла.  


9
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә республиканың ветеринария белгечләре хисап киңәшмәсенә җыелды. Киңәшмәне Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов алып барды. Терлекләрдә инфекцион авыруларны профилактикалау, ветеринария белешмәләрен электрон бирү системасына күчү барышы турында сүз барды.

9 нчы август көнне Түбән Кама территораиль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендәге базарда үткәрелгән махсус рейд вакытында тиешле булмаган урында ветеринария таләпләрен бозып сөт, сөт продукцияләре, елга балыгын сату очрагын кисәткән. Ветеринария кагыйдәләрен үтәмәүче административ штрафка тартыла.

 

Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында кизү вакытында Чуваш республикасына баручы машинада 5 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклый – малларга ветеринария белешмәсе булмаган. Гаеплеләр административ штрафка тартылган.

9 нчы август көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында кизү вакытында 28 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләрен тупас бозу очрагын ачыклаган: Башкортстанна Әгерҗегә ташылучы малларга ветеринария белешмәсе булмаган.  Гаепле затлар административ штрафка тартыла.

8 нче август көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Кузайкино – Нурлат юлындагы “Камышла” постында 19 берәмлек транспорт чарасын тикшергән. Тикшерү барышында ике тапкыр ветеринария кагыйдәләре үтәлмәү ачыкланган: малларны ветеринария белешмәсеннән башка ташу һәм тиешенчә пломбалаштырылмаган цистернада сөт ташу. Ике очрак буенча да гаеплеләр штрафка тартылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International