Ветеринария белгечләре WorldSkills Чемпионатында җиңүчене каршы алды

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Бүген төнлә Казан халыкара аэропортында Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев җитәкчелегендә бер төркем ветеринария белгечләре WorldSkills Чемпионатында “Ветеринария” компетенциясе буенча җиңү яулаган Анңелика Таҗетдинова һәм эксперт, Буа ветеринария техникумы укытучысы Максим Мечовны каршы алдылар. Җиңүчеләрне каршы алучылар арасында Казан ветеринария медиөинасы академиясе вәкилләре, Буа ветеринария техникумы директоры, укытучылар һәм Анжеликаның иптәшләре дә бар иде. Айрат Гәрәев, Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов исеменнән Анңелика һәм Максим Павловичны зур җиңү белән котлады, чәчәк бәйләмнәре бүләк итте. Хәтерегезгә төшерәбез, 8 нче августтан 12 сенә кадәр Сахалин өлкәсендә WorldSkills Russia “Яшь профессионаллар” VI нчы милли чемпионат финалы үтте. Ярышларда “Ветеринария” компетенциясе буенча Татарстанны Буа ветеринария техникумы студенты  Анжелика Тәҗетдинова тәкъдим итте һәм алтын медаль яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International