13 нче август көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районы Кызыл Яр авылында тиешле булмаган урында елга балыгын сату очракларын ачыклау буенча махсус рейд үткәрде. Рейд вакытында ветеринария белешмәсе булмаган килеш елга балыгын сату очрагы ачыкланган. Гаепле затка карата штраф салынган, сату туктатылган.