16 нчы октябрь көнне Түбән Кама территориаль бүлеге начальнигы Сарман районындагы бер балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында кайсыбер терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәләре булмау ачыкланган. Гаепле затка карата админситратив штраф каралган, кимчелекләрне бетерү өчен вакыт бирелгән.
Баш ветеринария идарәсе ветеринар-санитар экспертлар өчен аттестация оештырды. Чара Агропромпарк бинасында уза. Белемнәрне сынауны Баш ветеринария идарәсе һәм Республика ветеринария лабораториясе белгечләре алып бара.Теория өлешеннән соң, ветсанэкспертлар Агропаркның ветеринария лабораториясендә практик өлешне үткәрде.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары “Горький исемендәге Яшел Үзән заводында” ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында кайсыбер терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Административ хокук бозу матдәсе буенча протокол төзелгән.
15 нче октябрь көнне Түбән Кама территориаль бүлеге начальнигы Сарман районында эре мөгезле терлек үрчетү һәм үстерү агрофирмасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында табылган кимчелекләрне бетерү өчен вакыт бирелде
15 нче октябрь көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында Түбән Кама районыннан Әгерҗегә баручы 14 баш сыер ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Ветеринария турындагы таләпләрне үтәмәүче административ штраф түләргә тиеш була.
14 нче октябрь көнне Апас территориаль бүлеге Буа шәһәре территориясендә ветеринария белешмәсе булмаган килеш 6 баш эре мөгезле терлек бозаулары сату очрагын ачыклаган. Ветеринария таләпләрен үтәмәүче административ җаваплылыкка тартылган.
15 нче октябрь көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында 6 баш бозау ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы кагыйдәләрен үтәмәүче административ штрафка тартылган.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары М – 7 трассасында Актаныш районыннан Азнакайга ташылучы 7332 кг сөт тиешенчә ябылмаган цестернада ташылуы ачыкланган. Таможня Союзының Техник Регламенты бозылу сәбәпле, гаепле зат административ штрафка тартылган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында 4 урында тиешле булмаган урында эре мөгезле терлек сату очрагын ачыклаган. Сатылучы малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Ветеринария кагыйдәләрен бозучы административ штрафка тартылган.