17 нче октябрь көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән кама шәһәрендә тиешле булмаган урында ветеринария таләпләрен үтәмичә оештырылган сату урынын ачыклыйлар – сатылучы балыкка тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле гражданкага административ хокук бозган өчен протокол төзелгән.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында 19554 кг күләмендә сөт ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – сөткә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле зат административ штрафка тартылган.
17 нче октябрь көнне Түбән Кама территориаль бүлеге начальнигы Мөслим районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе белән берлектә авыл хуҗалыгы кошлары асраучы 4 төрле крестьян-фермерлык хуҗалыгында алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Тикшерү барышында алдан табылган кимчелекләрнең тулысынча бетерелмәгәнлеге ачыкланган. Кабат протокол төзелгән.
Түбән Кама территориаль бүлеге начальнигы Сарман районындагы бер балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен, терлекчелек продукцяиләре сакланышын тикшерде. Тикшерү барышында кайсыбер терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмау факты ачыкланган. Гаепле зат административ штраф түләргә тиеш була.
Саба районы ветеринария берләшмәсе белгечләре РСББЖ табиблары белән берлектә Саба районындагы “Төбәк” хуҗалыгындагы маллардан лейкоз һәм бруцеллез авыруын тикшерүгә кан алу белән шөгыльләнәләр. Кан алу эре мөгезле терлектән минималь авырту китереп алына. Кан алу белән бер рәттән, малларга туберкулинизация дә үткәрелә.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында Мордовия республикасына ветеринария белешмәсе булмаган килеш тавык йомыркасы һәм колбаса эшләнмәләре ташу очрагын ачыклаган. Гаепле затлар административ штраф түләргә тиеш була.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан таывы” постында юл транспорт иминлеге инспекторлары белән берлектә кизү вакытында 28 берәмлек транспорт чарасын туктатып тикшергән. Тикшерү барышында Башкортостан республикасыннан Яшел Үзәнгә 720 баш үрдәк ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәү ачыкланган – кошлар тиешенчә дезинфекөияләнмәгән транспортта ташылган. Гаепле кшегә карата администртатив хокук бозу турында протокол төзелгән.
Түбән Кама территориаль бүлеге иснпекторлары Сарман районындагы ике төрле балалар бакчасында ветеринария өлкәсендә алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшергән. Тикшерү барышында кагыйдә бозулар ачыкланмаган, кимчелекләр бетерелгән.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары “малиновка” постында Түбән Новгород өлкәсенә ветеринария белешмәсе булмаган килеш тавык йомыркасы ташу очрагын ачыклаган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы таләпләрен санга сукмаучы административ штрафка тартылган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Яңа Чишмә районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “Агро-Основа” җәмгыятендәге 1020 баш эре мөгезле терлеккә турберкулин ясадылар.