15 нче октябрь көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында Түбән Кама районыннан Әгерҗегә баручы 14 баш сыер ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Ветеринария турындагы таләпләрне үтәмәүче административ штраф түләргә тиеш була.