Тикшерү барышында ветеринария таләпләре үтәлмәү ачыкланган

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

15 нче октябрь көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат шәһәрендәге шикәр заводында планлы тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында малларга азык буларак озатыла торган чөгендер калдыкларына ветеринария белешмәсе язылмау ачыкланган. Әлеге кагыйдә бозу очрагы буенча гаепле зат административ штрафка тартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International