13 нче октябрь көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспектолары Яңа Чишмә районы ветеринария белгечләре белән берлектә “Агро-Основа” җәмгыятенә караган хуҗалыкта эре мөгезле терлекләргә инфекцион авыруга каршы вакцина ясадылар.
8 нче окбябрьдән – 12 нче октябрь көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:
- Серология бүлеге 1174 тикшерү үткәргән;
- РИД буенча 1689 тапкыр тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән;
- Вирусология бүлеге 827 тапкыр кан тикшергән, 221 тапкыр патологик материал тикшерелгән;
- Бактериология бүлеге 15 тапкыр паталогик материал, 2 терлек мәетен тикшергән;
- Биохимия бүлеге 13 тапкыр терлек азыгын, 20 төрле кан тикшергән;
- ПЦР бүлеге 274 төрле тикшерү үткәргән;
- Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 1 тапкыр сөт тикшергәннәр, 11 тапкыр сыер итен, 1 тапкыр бал, 2 тапкыр тавык йомыркасын тикшергәннәр;
- Паразитология бүлегендә 100 тапкыр капрологиягә, 1 тапкыр балыкка тикшерү үткәрелгән;
- Токсикология бүлегендә 2 тапкыр сөт тикшерелгән, 1 тапкыр йомырка, 2 тапкыр фураж онын тикшергәннәр.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм. Татарстан – бүген үз халкын үзендә җитештерелгән азык-төлек белән тулысынча тәэмин итә ала торган регионнарның берсе. Бу – меңләгән терлекчеләр, ветеринарнлар, агрономнар, механизаторларның тырыш эш нәтиҗәсе. Авыр һәм мактаулы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар, аяз күк йөзе телим.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе – Татарстан Республикасының Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов.
Татарстанның ветеринария белгечләре “Алтын көз 2018” күргәзмәсендә ике алтын, бер көмеш медальгә лаек булды: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм Яр Чаллы ветеринария берләшмәсе алдын медаль, Кукмара районы ветеринария берләшмәсе көмеш медаль алды.
Баш ветеринария идарәсенең ревизион эшче төркеме Яңа Чишмә районы ветеринария берләшмәсендә 2017 – 2018 еллык финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Габдулхак Мотыгуллин җитәкчелегендә киңәшмә үтте.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә махсус рейд вакытында тиешле булмаган урында сөт, сөт продуктлары, балык сату урынын ачыклаганнар. Сатучы үз продукциясенәтиешле ветеринария белешмәсен алмаган. Гаепле кешегә карата административ штраф турында протокол төзелгән.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Апас районындагы бер мәктәптә ветеринария өлкәсендә алдан табылган кимчелекләрнең төзәтелүен тикшерде. Тикшерү вакытында күрсәтмәләрнең вакытында үтәлүе ачыкланган.
Түбән Кама территориаль бүлеге начальнигы “Туган як” агрофирмасында алдан табылган икмчелекләрнең бтөзәтелүен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария таләпләре үтәлгәне, кимчелекләрнең вакытында бетерелүе ачыкланган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторы Нурлат районы Түбән Чаллы авылындагы мәктәптә алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария таләпләре бозылу ачыкланмаган, алдан табылган кимчелекләр бетерелгән.