ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2018 ел
җомга

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендә тиешле булмаган урында ветеринария таләпләрен бозып оештырылган сату урынын ачыклаган: колбаса эшләнмәләре һәм ит продукциясе ветеринария белешмәсе булмаган килеш сатылган. Гаепле затлар штрафка тартылган.

Түбән Кама территориаль бүлеге начальнигы Зәй районындагы “Восток” агрофирмасында эре мөгезле терлек үрчетү эшчәнлегендә ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерүдән соң, табылган кимчелекләрне бетерер өчен вакыт бирелгән.

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары дуңгызларда африка чумасы авыруын кисәтү һәм профилактикалау кысаларында Әгерҗе районында шәхси хуҗалыкларда дуңгызлар асраганда ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Рейд вакытында Вольный Труд бистәсендә дуңгызларның ирекле йөрү факты ачыкланган. Дуңгызлар хуҗасы административ штраф түләргә тиеш була.

Саба территориаль бүлеге инспекторлары “Кольцо” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә кизү вакытында 4 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: маллар транспорт чарасында тиешенчә бәйләнмәгән килеш ташылган. Гаепле зат административ штрафка тартылган.

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендә ветеринария белешмәсе булмаган килеш күркә ите сату очрагын ачыклаган. Гаепле зат штрафка тартылган, сату туктатылган.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кама тамагы районындагы бер мәктәп-балалар бакачсында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында кайсыбер терлекчелек продукциясенә ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Әлеге факт буенча гаепле зат административ штраф түләргә тиеш.


18
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендә ике урында ветеринария белешмәсе булмаган килеш балык сату урынын ачыклаган. Гаепле затлар административ штраф түләргә тиеш була. Балык сату туктатылган.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Тәтеш шәһәрендә урнашкан кадетлар мәктәп-интернатында алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерделәр. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кимчелекләр бетерелгәнлеге ачыкланган.

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәре территориясендә ветеринария белешмәсе булмаган килеш сыер итен сату урынын ачыклаган. Гаепле зат административ штрафка тартылган, сату туктатылган.  

 

Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында ветеринария белешмәсе булмаган килеш 1100 кг кош итен ташу очрагын ачыклаган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы приказын үтәмәүче административ штрафка тартылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International