Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Яңа Чишмә ветеринария берләмшмәсе белгечләре белән берлектә “Агро Основа” җәмгыяте хуҗалыгында 1020 баш эре мөгезле терлеккә элек кертелгән туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа шәһәре территориясендә 40 кг күләмендә эремчек һәм каймак саткан вакытта ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – сөт продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле зат штрафка тартылган, сату туктатылган.
20 нче октябрь көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында 380 кг күләмендә тере балык ташыганда ветеринария таләпләре бозылуны ачыклаган – балыкка тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле зат административ штраф түләргә тиеш була.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында кизү вакытында юл хәрәкәте иминлеге инспекөиясе белзн берлектә 30 берәмлек транспорт чарасын туктатып тикшергән. Тикшерү барышында 4 баш колын ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәү ачыкланган – маллар тиешенчә бәйләнмәгән килеш ташылган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.
Яр Чаллы шәһәре ветеринария берләшмәсе белгечләре үз территорияләрендә тәртип урнаштыру өмәсе үткәрде. Коелган яфракларны, корыган агачларны җыештырдылар, үсемлекләрне кышка әзерләделәр, агачлар утырттылар.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Апас районындагы бер мәктәптә ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында бер партия терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Гаепле зат административ җаваплылыкка тартылган.
Саба территориаль бүлеге инспекторлары “Кольөо” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә кизү вакытында Таможня Союзы Техник регламенты таләпләре үтәлмәүне ачыклый – 7900 кг туңдырылган сыер ите тиешле температураны саклый торган җиһазларсыз транспорт чарасында ташылган. Гаепле зат административ штрафка тартыла.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында кизү вакытында ветеринария законын үтәмәү очрагын ачыклаган: алты баш эре мөгезле терлек тиешенчә бәйләнмәгән килеш ташылган. Гаепле зат административ штраф түләргә тиеш була.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Тәтеш районындагы бер балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшергәннәр. Тикшерү барышында бер партия терлекчелек продукциясенә ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Гаепле зат административ штрафка тартылган.
Алексеевский территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 27 берәмлек транспорт чарасын туктатып тикшергән. Тикшерү барышында терлекчелек продукөиясен ташыганда ике тапкыр ветеринария таләпләре үтәлмәү ачыкланган – продукция ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташылган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.