Дуңгызларын ирекле йөрткән хуҗалар штрафка тартыла

2018 елның 19 октябре, җомга

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары дуңгызларда африка чумасы авыруын кисәтү һәм профилактикалау кысаларында Әгерҗе районында шәхси хуҗалыкларда дуңгызлар асраганда ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Рейд вакытында Вольный Труд бистәсендә дуңгызларның ирекле йөрү факты ачыкланган. Дуңгызлар хуҗасы административ штраф түләргә тиеш була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International