Саба территориаль бүлеге инспекторлары “Кольцо” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә кизү вакытында 4 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: маллар транспорт чарасында тиешенчә бәйләнмәгән килеш ташылган. Гаепле зат административ штрафка тартылган.