Апас территориаль бүлеге инспекторлары Тәтеш районындагы бер балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшергәннәр. Тикшерү барышында бер партия терлекчелек продукциясенә ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Гаепле зат административ штрафка тартылган.