Алексеевский территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 27 берәмлек транспорт чарасын туктатып тикшергән. Тикшерү барышында терлекчелек продукөиясен ташыганда ике тапкыр ветеринария таләпләре үтәлмәү ачыкланган – продукция ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташылган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.