ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

23 нче октябрь көнне Нурлат районы ветеринария берләмшәсендә ветеринария белгечләренең зона-ара киңәшмәсе үтте. Киңәшмә барышында узган 9 айга эш нштиҗәләре ясалды, киләсе 2019 елга план кабул ителде. Эпизоотиягә каршы чаралар үтәлеше тикшерледе.

Саба территориаль бүлеге инспекторлары Әтнә районындагы бер мәктәптә ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария таләпләре үтәлмәү ачыкланмаган.

 

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендәге базар янында тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш елга балыгы сату очрагын ачыклаган. Гаепле гражданкага админстратив штраф турында проткол төзелгән, аңлату эшләре алып барылган.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районындашы кошчылык комплексында ветеринар-санитар кагыйдәләргә туры килүен, читтән кайтарылган нәселле кошларны асрау мөмкинлеге шартларын тикшерде.


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Баш ветеринария идарәсе ветеринар-санитар экспертлар өчен аттестация оештырды. Чара Агропромпарк бинасында уза. Белемнәрне сынауны Баш ветеринария идарәсе һәм Республика ветеринария лабораториясе белгечләре алып бара.Теория өлешеннән соң, ветсанэкспертлар Агропаркның ветеринария лабораториясендә практик өлешне үткәрде.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Апас районындагы бөртекләр җәмгыятендә аттестация үткәрде. Аттестация үткәрүнең максаты – фураж өчен әзерләнгән арпаның тиешле таләпләргә туры килүен ачыклау һәм Евросоюзга экспортлаштыру мөмкинлекләрен ачыклау.

 

15 нче соктябрьдән – 19 нчы октябрь көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:

-         Серология бүлеге 6127 тикшерү үткәргән;

-         РИД буенча 1716 тапкыр тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән;

-         Вирусология бүлеге 765 тапкыр кан тикшергән, 160 тапкыр патологик материал, 5 материал котыру авыруына тикшерелгән;

-         Бактериология бүлеге 39 тапкыр паталогик материал, 9 тапкыр сөт, 3 тикшерү гистология үткәрелгән;

-         Биохимия бүлеге 15 тапкыр терлек азыгын, 35 төрле кан тикшергән;

-         ПЦР бүлеге 249 төрле тикшерү үткәргән; 

-         Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 6 тапкыр сөт, 7 тапкыр бал тикшергәннәр;

-         Паразитология бүлегендә 55 тапкыр капрологиягә, 3 тапкыр бал кортына тикшерү үткәрелгән;

-         Токсикология бүлегендә 1 тапкыр сөт тикшерелгән, 1 тапкыр патологик материал, 5 тапкыр терлек азыгын тикшергәннәр. 

 

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш горҗуша балыгы уылдыгы сату урынын ачыклаган. Гаепле зат административ штраф түләргә тиеш була.

Яр Чаллы территориаль бүлегег инспекторлары контролендә Әгерҗе районы ветеринария белгечләре “Азиев” хуҗалыгындагы 20 баш эре мөгезле терлеккә элек ясалган туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр. Туберкулинга шикле реакция күзәтелмәгән.  

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында 4 урында ветеринария белешмәсе булмаган килеш эре мөгезле терлек бозаулары сату очрагын ачыклаган. Ветеринария таләпләрен санга сукмаучылар административ штрафка тартылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International