Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районы ветеринария белгечләре белән берлектә Кайбыч райлнындагы “Родина” хуҗалыгындагы 344 баш эре мөгезле терлеккә элек ясалган туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр. Тубекулинга реакция биргән маллар ачыкланмаган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Апас районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән “Свияга” хуҗалыгынадгы 391 баш эре мөгезле терлеккә элек кертелгән туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.
Бүген Казан ветеринария медицинасы академиясендә Ворлдскиллс чемпионатының региональ этабында катнашучыларны хөрмәтләделәр. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов һәм академия ректоры Рөстәм Равилов “Ветеринария” компетенциясендә көч сынашучыларга һәм экспертларга рәхмәт хатлары тапшырды. Хәтерегезгә төшерәбез, 14 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр Казанда “Ворлдскиллс” хәрәкәтенең “Яшь профессионаллар” төбәк чемпионаты уза. 14-16 ноябрь көннәрендә “Ворлдскиллс” ның 76 компетенциясе һәм “Вордскиллс Юниоры”ның 38 компетенциясе буенча көч сынаштылар.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәре базары янында ветеринария белешмәсе булмаган килеш елга балыгы сатучына штрафка тарта.
Апас территориалҗ бүлеге инспекторлары Яшел үзән районы ветеринария белгечләре белән “Авангард” хуҗалыгындагы 412 баш эре мөгезле терлекне туберкулезга тикшерде.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Сарман районы Җәлил бистәсендәге бер балалар бакчасында терлекчелек продукциясен саклаганда ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында табылган кимчелекләр сәбәпле, гаепле зат административ штраф түләргә тиеш була.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Яшел Үзән районы Нурлат авылында 65 кг күләмендә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш колбаса эшләнмәләре сатуны ачыклаган. Ветеринария кагыйдәләрен бозучы административ штрафка тартылган, сату туктатылган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Яшел Үзән районы ветеринария берләшмәсе начальнигы белән берлектә гражданка шикаяте нигезендә Кызыл Яр авылындагы бер шәхси хуҗалыкта тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында шәхси хуҗалыкта маллар һәм кошлар асраганда ветеринария кагыйдәләре бозылу ачыкланмаган.
Түбән Кама территориаль бүлеге дәүләт ветеринария инспекторлары Түбән Кама шәһрендәге “Балкыш” балалар приютында терлекчелек продукциясен саклау һәм эшкәртү барышында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кайсыбер кимчелекләр табылган. Җаваплы зат административ штрафка тартылган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары, Югары Ослан районы ветеринариы берләшмәсе начальнигы һәм Баш ветеринария идарәсенең әйдәп баручы киңәшчесе белән берлектә Югары ослан районында урнашкан шәхси эшмәкәр Шарапов Н.Н.ның сугым пунктында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерделәр. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кимчелекләр табылмаган.