ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Кама Аланы бистәсендә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш ит сатучыны административ штрафка тарта.

 

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторалры урлат шәһәрендәге бер балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кимчелекләр табылмаган.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары “Таврия-2” постында Таможня Союзы Техник Регламентын бозып сыер итен ташу очрагына тап булган – сыер ите бер берсе өстенә өелеп, пычрак шартларда ташылган. Административ хокук бозу турында гаепле затка карата протокол төзелгән.  

17, 18 нче ноябрь көннәрендә Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә 3 урында узган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә ветеринарияталәпләре үтәлешен тикшерде.

 

Алексеевск территориаль бүлеге  инспекторы Әлки районындагы бер балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында кайсыбер терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Гаепле затка карата административ штраф турында беркетмә төзелгән.

12 нче ноябрьдән – 16 нче ноябрь көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:

-         Серология бүлеге 6060 тикшерү үткәргән;

-         РИД буенча 2962 тапкыр, 2 тапкыр ИФА буенча тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга, 238 тапкыр гемотологияә тикшерү үткәрелгән;

-         Вирусология бүлеге 2117 тапкыр кан тикшергән, 134 тапкыр патологик материал;

-         Бактериология бүлеге 68 тапкыр паталогик материал, 3 тикшерү гистологиягә тикшерелгән;

-         Биохимия бүлеге 16 тапкыр терлек азыгын, 67 төрле кан тикшергән;

-         ПЦР бүлеге 221 төрле тикшерү үткәргән; 

-         Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 4 тапкыр сөт, 1 тапкыр бал, 12 тапкыр ит, 4 тапкыр сөт продукциясе тикшергәннәр;

-         Паразитология бүлегендә 156 тапкыр капрологиягә, 1 тапкыр балык тикшерелгән;

-         Токсикология бүлегендә 18 тикшерү үтәрелгән. 

 

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа шәһәре территориясендә бозаулар сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – маллар тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш сатылган. Сату туктатылган, гаепле затларга карата админситратив штраф турында беркетмә төзелгән.

 

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районы Кызыл Яр авылында тиешле булмаган уырнда елга балыгы сату урыннарын ачыклау максатыннан махсус рейд оештырды. Рейд вакытында ветеринария белешмәсе булмаган килеш балык сату очрагы ачыкланган.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле райлны Иске Чүпрәле авылында эре мөгезле терлек бозауларын сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган, маллар сату туктатылган.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Балык Бистәсе районындагы бер балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлеәен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кагыйдә блзулар ачыкланмаган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International