“Ворлдскиллс” Чемпионатының региональ этабында катнашучыларны хөрмәтләделәр

2018 елның 16 ноябре, җомга

Бүген Казан ветеринария медицинасы академиясендә Ворлдскиллс чемпионатының региональ этабында катнашучыларны хөрмәтләделәр. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов һәм академия ректоры Рөстәм Равилов “Ветеринария” компетенциясендә көч сынашучыларга һәм экспертларга рәхмәт хатлары тапшырды. Хәтерегезгә төшерәбез, 14 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр Казанда “Ворлдскиллс” хәрәкәтенең “Яшь профессионаллар” төбәк чемпионаты уза. 14-16 ноябрь көннәрендә “Ворлдскиллс” ның 76 компетенциясе һәм “Вордскиллс Юниоры”ның 38 компетенциясе буенча көч сынаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International