Түбән Кама территориаль бүлеге дәүләт ветеринария инспекторлары Түбән Кама шәһрендәге “Балкыш” балалар приютында терлекчелек продукциясен саклау һәм эшкәртү барышында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кайсыбер кимчелекләр табылган. Җаваплы зат административ штрафка тартылган.