ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2018 ел
җомга

15 нче ноябрь көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш колбаса эшләнмәләре сату очрагын ачыклаган. Гаепле затка административ штраф турында беректмә төзелгән, сату туктатылган.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары күзәтүе астында Апас районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә Апас районындагы “Свияга” хуҗалыгында эре мөгезле терлекне туберкулез авыруына тикшерде. Тикшерелгән 238 баш малның берсе дә элек кертелгән туберкулинга реакция бирмәгән.

 

 


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Саба районы ветеринария табибы Фидарис Сафиуллин раййонда тояк чистарту һәм дәвалау буенча белгеч санала. Бу көннәрдә ул Саба районынның “Симет” хуҗалыгында хезмәт күрсәтә. Мал табибы бер көнгә 20 дән алып 40 башка кадәр терлекнең тоякларын чистарта һәм дәвалый.

Саба районы ветеринария табибы Фидарис Сафиуллин раййонда тояк чистарту һәм дәвалау буенча белгеч санала. Бу көннәрдә ул Саба районынның “Симет” хуҗалыгында хезмәт күрсәтә. Мал табибы бер көнгә 20 дән алып 40 башка кадәр терлекнең тоякларын чистарта һәм дәвалый.

15 нче ноябрь көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһзре территориясендә ит продукцияләрен сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – колбаса эшләнмәләренә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Шул сәбәпле сату туктатылган, гаепле штрафка тартылган.

 

“Агросәнәгать кадрларын укыту татар институты” профессорлык составы Кукмара һәм Питрәч районнарында булып, заманча агрофирмалар эшчәнлеге белән танышты, алдынгы хуҗалыклар тәҗрибәсен өйрәнде, эре мөгезле терлек асрау технологияләрен өйрәнде. Алдынгы хуҗалыклар тәҗрибәләре укыту әсбапларына теркәлде һәм укытучылар эшендә кулланылды. Аннан соң Питрәч районы зоотехниклары  һәм ветеринарлары өчен укулар һәм консультация үткәрелде.

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары юл патруль хезмәте белән берлектә постта 10 баш бозау ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – Башкортстаннан Марий Элга ташылучы малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затларга карата административ штраф турында беркетмә төзелгән.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында юл патруль хезмәте белән берлектә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш эре мөгезле терлек ташуның ике очрагын ачыклаган. Ике очракта да гаепле затлар административ штраф түләргә тиеш була.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсендә алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Тикшерү барышында ачыкланганча, ветеринария өлкәсенә кагылышлы алдан табылган кимчелекләр бетерелгән.

 


14
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

“Ярышта Буа, Минзәлә, Әтнә техникумы укучыларыннан тыш, шушы ук районның мәктәп укучылары да бар”, - диде Булат Тәмимдаров.

 (Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Ворлдскиллс” һөнәри хәрәкәте төбәк этабының “Ветеринария” компетенциясендә мәктәп укучылары да көч сынаша. Бу хакта “Татар-информ”га Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең терапия бүлеге доценты, “Ворлдскиллс” чемпионатының “Ветеринария” компетенциясендә төбәк эсперты урынбасары Булат Тәмимдаров хәбәр итте.

·          14 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр Казанда “Ворлдскиллс” хәрәкәтенең “Яшь профессионаллар” төбәк чемпионаты уза. 14-16 ноябрь көннәрендә “Ворлдскиллс” ның 76 компетенциясе һәм “Вордскиллс Юниоры”ның 38 компетенциясе буенча көч сынашалар.

 

“Ветеринария” компетенциясе буенча ярышлар Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе базасында уза. Урынбасар сүзләренчә, катнашучылар, нигездә, Буа ветеринария, Әтнә һәм Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары. Шулай ук әлеге районнардан 8 һәм 10 сыйныф укучылары да көч сынаша.

"Ярышларда 7 төп конкурсант һәм 7 “юниор” катнаша. Бүген алар авыл хуҗалыгы терлегенә клиник анализ (кәҗә, тавык), эткә УЗИ ясап, хирургиядә җөйләр салу, мазокның микробиологик буялышын, дисклар методы белән антибиотикларга сизгерлекне  һәм ветсанитар эксперт буларак яшелчәләрнең һәм сөт ризыкларының сыйфатын, яраклылык вакытын тикшерде”, - диде Булат Тәмимдаров.

 

“Нәтиҗәләр ясарга әле иртәрәк, бүген беренче генә көн бит. Без әле экспертлар белән җыелышып сөйләшмәдек, әмма барысы да үзен лаеклы күрсәтте”, - диде доцент. Төбәк этабын үткән конкурсантлар Бөек Новгород шәһәрендә узачак ярымфиналга чыга. Анда җиңгән финалистлар исә үз сәләтләрен 2019 елның 22-27 август көннәрендә Казанда узачак “Ворлдскиллс” чемпионатында күрсәтәчәк.

·         Булачак мал табибларының “Ворлдскиллс” хәрәкәтендә катнашып, җиңү тәҗрибәләре бар. Буа ветеринария техникумы студенты Анжелика Таҗетдинова Көньяк Сахалинда  Россия буенча беренче урынга лаек булды. Шулай ук Минзәлә техникумы студенты Ринат Пирогов әлеге чемпионатның республика турында икенче урын алды. 

 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International