Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында 3 урында тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш эре мөгезле маллар сату очрагын ачыклаган. Гаепле затларга карата административ штраф турында беркетмә төзелгән. Маллар сату туктатылган.
15 нче, 16 нчы декабрь көннәрендә Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә 3 урында узган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә ветеринария таләпләре үтәлешен контрольдә тотты. Сатып алучыларга бары тик тикшерү узган терлекчелек продукциясе генә тәкъдим ителергә тиеш.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кама Тамагы бистәсендә ветеринария белешмәсе булмаган килеш 35м кг күләмендә колбаса эшләнмәләре сату очрагын ачыкланган. Ветеринария кагыйдәләрен бозган өчен гаепле затка административ штраф турында беркетмә төзелгән, сату туктатылган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында юл патруль инспекторлары белән берлектә 16 берәмлек транспорт чарасын туктатып тикшергән. Транспортны тикшергәндә фуражбодаен ветеринария белешмәсне булмаган килеш ташу очрагы ачыкланган. Ветеринария таләпләрен бозучы административ штрафка тартылган.
14 нче декабрь көнне Арча районы ветеринария берләшмәсендә авыл хуҗалыгы маллары һәм кошларын ташучы-сатучылар белән аңлату эшләре алып барылды. Киңәшмәдә катнашучыларга Арча районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов Россиядә, күрше регионнардагы эпизоотия халәтен җиткерде. Маллар һәм кошлар сатып алганда үтәлергә тиешле ветеринария кагыйдәләре турында ассызыклап үтте.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Яшел Үзән районында урнашкан “Даль-Кама” предприятиесендә алдан табылган кимчелекләрнең үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кимчелекләрнең бетерелүе ачыкланды.
Алексеевск территориаль бүлеге начальнигы Чистай районында авыл хуҗалыгы маллары һәм кошчылык белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр катнашында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә маллар ташыганда һәм сатканда терлекчелек белән шөгыльләнүчеләргә киңәшләр бирелде.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Яшел Үзән шәһәре территориясендә ветеринария белешмәсе булмаган килеш каз ите, каз мае, куян итен сату очрагын ачыклаганнар. Ветеринария таләпләрен үтәмәүче административ штрафка тартылган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында кизү вакытында 19 берәмлек транспорт чарасын туктатып ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерделәр. Тикшерү барышында сыер итен ташыганда таможня союзының техник регламентын үтәмәү ачыкланган. Гаепле зат административ штраф түләргә тиеш була.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Горький исемендәге заводта ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсендә алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүе ачыкланган.