Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында 3 урында тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш эре мөгезле маллар сату очрагын ачыклаган. Гаепле затларга карата административ штраф турында беркетмә төзелгән. Маллар сату туктатылган.