Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында кизү вакытында 19 берәмлек транспорт чарасын туктатып ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерделәр. Тикшерү барышында сыер итен ташыганда таможня союзының техник регламентын үтәмәү ачыкланган. Гаепле зат административ штраф түләргә тиеш була.