Алексеевск территориаль бүлеге инспекторы Алексеевск районы үзәк хастаханәсендә ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсендә кагыйдә бозулар ачыкланмаган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Камышлы” постында кизү вакытында 15 берәмлек транспорт чарасын туктатып тикшергән. Тикшерү барышында эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәү ачыкланган – мал тиешенчә бәйләнмәгән була. Гаепле зат административ штрафка тартылган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Апас районындагы бер урта мәктәптә ветеринария өлкәсендә элек табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерделәр. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кимчелекләр табылмаган, күрсәтмә вакытында үтәлгән.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “Дементьев” исемендәге агрофермада 226 баш эре мөгезле терлеккә элек ясалган туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторы Чистай районындагы бер балалар бакчасында ветеринария өлкәсенә кагылышлы алдан табылган икмчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария таләпләре үтәлмәү ачыкланмаган.
Казан – Уфа юлында Казан территориаль бүлеге инспекторлары тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш бер баш ат һәм мамык ташу очракларын ачыклаган. Ветеринария таләпләрен үтәмәүчегә административ штраф турында беркетмә төзелгән.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында Мәскәү өлкәсеннән Уфага ветеринария белешмәсе булмаган килеш бер баш кәҗә ташу ачыкланган. Ветеринария кагыйдәләрен тупас бозучы административ штрафка тартыла.
2018 нче елның 12 нче декабрендә Рәсәйкүләм халыкны кабул итү көне үтте. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе бу көнне гражданнарны Федосеевск урамы 36 нчы йорт адресы буенча кабул итте. Кабул итүгә язылу 8(843) 221-77-47 телефон номеры аша башкарыла (язылу мәҗбүри).
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды (тантаналар залы, Пушечный двор). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасы Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдиновка "Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы"бүләге тапшырылды.
“Монда сәнәгать, төзелеш предприятиеләре, мәгариф, медицина өлкәсе хезмәткәрләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, шулай ук дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре бар. Чын күңелемнән сезгә намуслы хезмәтегез, үз эшегезне яратуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Хезмәтегез һәм талантыгыз нәтиҗәсендә сез үз һөнәрегездә югары казанышларга ирешкәнсез”, - диде үзенең чыгышында Алексей Песошин.
Алексей Песошин 2018 елда республиканың социаль- икътисади үсешендә ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләде.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм! Әлеге дәүләт бәйрәме яңа үрләр, яңа уңышларга ирешкәндә ышаныч нигезе булып торсын. Эшегездә уңышлар, гаилә иминлеге, сәламәтлек телим!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы – Татарстан Республикасы Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов.