Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Утырышның төп темасы "Хәзерге заманда Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру" булды.
Чара "Корстон" кунакханә комплексы мәйданында узды. Холлда ТАССР 100 еллыгына багышланган махсус күргәзмә әзерләнгән иде.
ТАССР 100 еллыгын билгеләү кысаларында Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты һәм Татарстан Рспубликасы Дәүләт архивы 1920 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр республика җитәкчеләре турында электрон китап әзерләгәннәр. Республиканың бөтен районнарыннан мәгълүмат җыелган, тарихи документлар тупланган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә: «Архив — без киләсе буыннар өчен сакларга тиешле уникаль мәгълүматлар һәм тарихи белешмәләр чыганагы. Республиканың архив фонды Россиянең бай документаль тупланмаларының берсе. Архивистлар документларны саклап, идарә, фәнни, мәдәни, социаль бурычларны кертүгә өлеш кертә», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2020 елда Татарстан башкаласы Федераль агентлык каршында архив эше буенча совет һәм Архивлар өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай комиссиясе утырышы урыны дип сайланды.
Утырыш ахырында алдынгы белгечләргә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы – коммерцияле булмаган оешманың иң яхшы архивы»республика конкурсында 1 нче урынны яулады.