Ветераннар безгә тыныч күк һәм тыныч тормыш бүләк иттеләр. Алар Ватан өчен көрәштеләр һәм бу дәһшәтле һәм канлы көрәштә җиңү яуладылар. Без бу вакыйгаларны Ватан тарихыннан хәтерлибез, ә кемдер аларны үз хәтерендә бүгенге көнгә кадәр саклый. Мондый кешеләр аз калды, 9 Май бәйрәмендә безнең зур илебезнең барлык халкы да ветераннар алдында баш ия, чәчәкләр алып, рәхмәт сүзләрен җиткерә.
Сыерларда тояк авырулары - җитди проблема, аның белән күп кенә хайван хуҗалары һәм аерым алганда, ветеринария табиблары очраша.
Бөтендөнья хайваннарны саклау оешмасы (МЭБ) үз сайтында яңа коронавирус инфекциясе COVID-19 белән бәйле иң киң таралган сорауларга җавапларны бастырып чыгарды.
1945 ел маеннан 75 ел вакыт узды. Яңа буыннар үсеп җитте. Алар өчен Бөек Ватан сугышы – ерактагы тарих. Әмма һәлак булганнар һәм сугышның бар афәтен кичерүчеләр безгә дәүләтебез елъязмасындагы каһарманлы-фаҗигале битләрне онытырга ирек бирмәсләр.
Александр Дмитриевич Смирнов Сталин репрессиясенең, Бөек Ватан сугышының һәм сугыштан соң халык хуҗалыгын торгызуның иң авыр елларында ветеринария эшен үстерүгә зур өлеш керткән. Аның эшчәнлеге 1936 елда СССР, РСФСР һәм Татарстан хөкүмәтләренең ветеринария һәм яңа ветеринария Уставы мәсьәләләре буенча карарларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән.
СССР Кораллы көчләренең Бөек Ватан сугышы елларында хәрби уңышларына Кызыл Армиянең тыл хезмәтләре бөтен яктан ярдәм итә. Бу рәттә хәрби-ветеринария хезмәте лаеклы урын алып тора. Сугыш вакытында аның әһәмияте армиядә күп санда атлар һәм башка гаскәри хайваннарны куллану зарурлыгы белән билгеләнә. Сугыш башланганда армия сафларында атларның саны 526,4 мең булса, 1941 елның сентябренә – 1 324 676, ә аерым чорларда ул 2 млн.га җиткән. Ветеринария хезмәте төрле яралар һәм авырулар алган атларны терелтеп, йөзләгән мең атны сафка чыгара.
Без һәркемне хәтерлибез. Бүген без Бөек Ватан сугышы елларында ветеринария хезмәте эшенә багышланган язмалар сериясен башлыйбыз.
Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Әлеге якты җылы май бәйрәме күпмилләтле халкыбызның батырлыгын һәм хезмәт сөеючәнлеген, хезмәт ияләренең бердәмлеген чагылдыра.
Бүген видеоэлемтә режимында Баш ветеринария идарәсендә республиканың Идел аръягы зонасы районнары белән санитар-профилактика һәм эпизоотиягә каршы чаралар планын үтәү буенча киңәшмә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Югары Ослан районының "Красный Восток-Агро" АҖнең "Макулово" терлекчелек комплексында булды.