ТР МК Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре ветераннарны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады

2020 елның 8 мае, җомга

Ветераннар безгә тыныч күк һәм тыныч тормыш бүләк иттеләр. Алар Ватан өчен көрәштеләр һәм бу дәһшәтле һәм канлы көрәштә җиңү яуладылар. Без бу вакыйгаларны Ватан тарихыннан хәтерлибез, ә кемдер аларны үз хәтерендә бүгенге көнгә кадәр саклый. Мондый кешеләр аз калды, 9 Май бәйрәмендә безнең зур илебезнең барлык халкы да ветераннар алдында баш ия, чәчәкләр алып, рәхмәт сүзләрен җиткерә.

Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчелеге тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш чоры балаларын, шулай ук ветеринария өлкәсендә эшләгән ветераннарның хатыннарын өйләренә барып котлады. Хезмәткәрләр ветераннарга азык-төлек җыелмалары бүләк иттеләр.  

Бу көнне Җиңү өчен рәхмәт сүзләре Лисенкова Анна Никифор кызы, Камалова Софья Идиат кызы, Нигъмәтуллин Миннебай Гыйният улы, Быстрова Елена Федор кызы, Хәбибуллина Замилә Насыйбулла кызы, Борһанов Энгель Гаяз улына әйтелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International