1945 ел маеннан 75 ел вакыт узды. Яңа буыннар үсеп җитте. Алар өчен Бөек Ватан сугышы – ерактагы тарих. Әмма һәлак булганнар һәм сугышның бар афәтен кичерүчеләр безгә дәүләтебез елъязмасындагы каһарманлы-фаҗигале битләрне онытырга ирек бирмәсләр.
Ветеринария белгечләре дә Бөек Ватан сугышында немец-фашист илбасарларына каршы бөтенхалык көрәшенә лаеклы өлеш керттеләр. Шуларның берсе – Михаил Александрович Гаврилов.
Михаил Александрович 1914 елның 15 ноябрендә Буа районының Курени авылында туа.
Буа ветеринария техникумында һәм Казан ветеринария академиясендә укый. Укуны тәмамлаганнан соң Мордва АССРның Рузаев район ветеринария дәваханәсе мөдире булып эшли.
Сугыш вакытында ул 169 укчы дивизиясенең 307 артполк табибы һәм 28 кавалерия дивизиясенең 126 полкының ветеринария хезмәте башлыгы булып хезмәт итә.
1945 елда эшкә патологик анатомия һәм фармакология укытучысы итеп алына. Ораторлык сәләтенә ия булып, студентларны медикаментлар дөньясына җәлеп итә.
Михаил Александрович күпсанлы медальләр белән бүләкләнде.