Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекләрнең йогышлы авыруларын профилактикалау чараларын планлаштыру тәртибен эшләделәр. Бу эпизоотиягә каршы чараларның җыелма планы булачак, ул Россельхознадзорның «ВетИС» системасы мәгълүматлары һәм төбәкләрдән хайваннар саны турында мәгълүматлар нигезендә формалаштырылачак.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин эш визиты белән Балык Бистәсе районында булды. Биредә район территориясендә авыл хуҗалыгы хайваннарының нодуляр дерматиты, тилчә кебек аеруча куркыныч авыруларга юл куймау буенча киңәшмә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин эш визиты белән Теләче районында булды. Биредә республика территориясенә аеруча куркыныч хайван чирләренең үтеп керүенә юл куймау буенча киңәшмә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин эш визиты белән Саба районында булды. Биредә республика территориясенә аеруча куркыныч хайван чирләренең үтеп керүенә юл куймау буенча киңәшмә узды. Республиканы аеруча куркыныч хайван чирләреннән саклау һәм авыру йогуны кисәтү максатын күзаллаган киңәшмәләрне ветеринария белгечләре республиканың барлык районнарында җыярга ниятли.
Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Яңа Чишмә районында эшлекле сәфәрдә. Биредә ул Яңа Чишмә муниципаль район советының XVIII утырышында катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Актаныш районы дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе - районның баш ветеринария табибы Фиргать Габдрахмановны 60 яшьлек юбилее белән котлады. Фиргат Абдрахмановка күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Рәхмәт хатын тапшырды һәм аңа нык сәламәтлек, эшендә уңышлар теләде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм аның җитәкчелегендәге ветеринария учреждениеләре башлыклары катнашында киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә үтте.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов эш визиты белән Мамадыш районында булды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчелеге республика районнарында хайваннарның аеруча куркыныч авыруларын - тилчә һәм нодуляр дерматитның үтеп керүенә юл куймау буенча киңәшмәләр уздыра. Шулай ук республика чикләрендә ветеринария белгечләре тарафыннан Татарстан территориясенә кертелә торган терлекне үткәрү контроле дә эшли.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов эш визиты белән Әгерҗе районында булды. Билгеле булганча, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчелеге республика районнарында хайваннарның аеруча куркыныч авырулары тилчә һәм нодуляр дерматитның республика территориясенә үтеп керүенә юл куймау буенча киңәшмәләр уздыра. Шулай ук республика чикләрендә ветеринария белгечләре Татарстан территориясенә кертелә торган терлекне контрольдә тота.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре “Россия чаңгы юллары-2022» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында катнаштылар. Баш идарәнең, Казан ветеринария берләшмәсенең һәм Республика ветеринария лабораториясенең ветеринария белгечләре, 55 тән артык кеше стартка Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында чыкты.