Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Кукмара районы ветеринария хезмәткәрләренә квалификация күтәрү турында сертификатлар тапшырды.
Бүген терлекчеләрне һәм ветеринария хезмәткәрләрен ветеринария медицинасы нигезләренә өйрәтү курслары тәмамланды. Чарада шулай ук Кукмара районының баш ветеринария табибы Рифат Кәримуллин да катнашты. Ике атна дәвамында кече звено ветеринария белгечләре терлекләр авыруларының беренче билгеләрен алдан ук ачыклау һәм, кирәк булганда, ветеринария табибы килгәнче, беренче ярдәм күрсәтү буенча өстәмә белемнәргә өйрәнделәр. Исегезгә төшерәбез, әлеге программа агросәнәгать комплексында эшләүче белгечләргә исәпләнгән, аларның хезмәт эшчәнлеге терлекләр белән турыдан-туры бәйле.
Укулар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе тарафыннан оештырылды һәм алдагы уку курслары Тәтеш районында узачак.