Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә районнарның ветеринария учреждениеләре эшчәнлеге турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов, ветеринария иминлеген, ВСЭ һәм дәүләт күзәтчелеген тәэмин итү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Ирина Тарутина, дәүләт ветеринария берләшмәләре раялары башлыклары катнашты. Эш барышында белгечләр ветеринария берләшмәләрендә ветеринария-санитария экспертизасы мәсьәләләрен күтәрделәр, хуҗалыкларда эпизоотиягә каршы чаралар барышын анализладылар.