Алмаз Хисаметдинов эш сәфәрендә Әгерҗе районының «Нәүрүз» мегафермасында булды

2022 елның 25 марты, җомга

 

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов эш визиты белән Әгерҗе районында булды. Эшлекле сәфәр «Нәүрүз» ҖЧҖ мегафермасы һәм Әгерҗе районы ветеринария берләшмәсе эшчәнлеге белән танышу максатыннан оештырылды.

Хуҗалык җитәкчеләре һәм ветеринария белгечләре белән эшлекле очрашу барышында сөт терлекчелегендә үрчетү, продуктив терлек авыруларын дәвалау һәм профилактикалау мәсьәләләре, мөгезле эре терлек лейкозы проблемалары һәм аларны хәл итү юллары, терлекчелектә ашату мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Шулай ук Алмаз Хисаметдинов Көчек авылының участок ветеринария пунктында һәм «Әгерҗе ит комбинаты»ҖЧҖ районындагы эре эшкәртү предприятиесендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International