Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов эш визиты белән Менделеевск муниципаль районында булды. Биредә "Миндубаев Равил Наилевич" КФХның терлек сую пункты базасында Менделеевск, Актаныш, Минзәлә, Әгерҗе, Алабуга, Тукай районнарының терлек чалу пунктларында ветеринария кагыйдәләре таләпләре буенча семинар-киңәшмә узды.
Чарада шулай ук ВСЭ һәм Дәүләт күзәтчелеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Тарутина Ирина, баш белгеч - Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Алабуга территориаль бүлекчәсе эксперты Вахонина Ирина, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт инспекторы Литвинов Александр һәм Чаллы территориаль бүлеге башлыгы Мифтахов Фәнис катнашты.