ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Россиядә дәүләт һәм шәхси оешмалар партнерлыгы механизмын кулланып, хайваннар өчен приютлар төзергә тәкъдим итәләр, бу исә эшләрнең бәясен шактый киметәчәк. Дәүләт Думасы әлеге закон проектын агымдагы елның апрелендә беренче укылышта карарга ниятли. Милек, җир һәм күчемсез милек мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча профильле комитеты шундый карар кабул иткән. 

Россельхознадзор үткәргән тикшерүләр күрсәткәнчә, чит ил ветеринария препаратларының күбесенең үз илебездә җитештерелә торган аналоглары бар. Моннан тыш, фармакология ширкәтләре җитештерүне ил эчендә үстерергә әзер. Әйтик, бүгенге көндә терлекләрнең тилчә, түләмә, бруцеллез, котыру, дуңгыз чумасы, лептоспироз кебек авыруларына каршы баш санын вакцинацияләү бары тик үзебезнең илдә җитештерелгән иммунобиологик дару препаратлары белән генә үткәрелә.


4
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе илдә кош гриппы буенча эпизоотик хәлнең һаман да киеренке булуы турында хәбәр итә. Шуңа бәйле рәвештә, Баш ветеринария идарәсе язгы миграция чорында очып узучы кошларның вирус кертү куркынычы югары булуын искә төшерә. Кыргый кошлар - югары патогенлы кош гриппы вирусын төп таратучылар.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә район ветеринария учреждениеләренә ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшчәнлеге турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.

Кытайның Чунция авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе белгечләре дуңгызларның Африка чумасы (АЧС) вирусын юкка чыгару өчен яңа экологик чара эшләүдә фотокатализ технологиясен кулландылар. Тикшеренүләр вирус алынганнан соң 99% ны юк итүне күрсәтте, дип хәбәр ителә Кытай ветеринария порталында.


1
апрель, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Әлмәт зонасы район ветеринария берләшмәләре эше турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.

Россия Табигать министрлыгы йорт хайваннарын тоту һәм тәрбияләү таләпләрен, шулай ук токымлы йорт хайваннарын сату тәртибен кертергә тәкъдим итә. Моның өчен министрлыкта хайваннар белән җаваплы эш итү турындагы законга төзәтмәләр эшләнгән. Документ норматив хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган.


31
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

РФ Дәүләт Думасы Украина җирләрендәге биологик лабораторияләр эшчәнлеген тикшерү буенча парламент комиссиясе 2022 елның 31 мартында эшли башлаячак, дип хәбәр ителә. "Аның беренче утырышы 31 мартта Дәүләт Думасында узачак", – диелә хәбәрдә.

Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәте хәбәр итүенчә, әйләнештә «Аксыргак төнәтмәсе» ("Настойка чемерицы") дип аталган фальсификацияләнгән ветеринария препараты барлыкка килү ихтималы турында мәгълүматны таратты. «Россельхознадзор Россия Федерациясе территориясендә фальсификацияләнгән дару препараты барлыкка килү ихтималы турында ветеринария куллану өчен дару препаратлары базары катнашучыларын кисәтә», - диелә хезмәт хәбәрендә.


30
март, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин эш визиты белән республиканың Алабуга районында булды. Эш сәфәренең максаты райондагы хуҗалыкларның эшчәнлегенә күзәтү ясау иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International