Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Нурлат районында импортны алыштыру шартларында, сөт терлекчелегенең нәтиҗәле булуы темасына зона семинар-киңәшмәсендә катнашты.
Бүген Россельхознадзорның Дәүләт ветеринария күзәтчелеге идарәсе башлыгы Татьяна Балагула Россия Федерациясе субъектлары территориясендә эпизоотик иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Арча районында терлекчелек өлкәсендә яңа технологияләр куллану һәм югары сыйфатлы терлекчелек продукциясен сату мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсендә катнашты. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. Семинарда шулай ук якын-тирә районнардагы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыклары һәм районнарның баш ветеринария табиблары да катнашты.
Республикада планлы язгы ветеринария-профилактика чаралары тулы куәтенә бара. Эпизоотиягә каршы чаралар республиканың муниципаль районнары һәм шәһәрләре территорияләрендә санитар-эпидемиологик һәм эпизоотик иминлекне тәэмин итү максатларында үткәрелә.
Алтай дәүләт аграр университеты һәм Алтай агротехнологияләр фәнни үзәге тикшеренүчеләре чит ил препаратларын алыштыра ала торган пробиотик препарат әзерләп чыгарганнар, дип хәбәр ителә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми Telegram-каналында.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Буа районында терлекчелек өлкәсендә яңа технологияләр кертү һәм югары сыйфатлы терлекчелек продукциясен сату мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсендә катнашты.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы ит һәм ит продукциясе әйләнешен контрольдә тотуны көчәйтергә тәкъдим ителә торган боерык проектын әзерләде, җитештерүчеләргә ул мөстәкыйль рәвештә ветеринария рөхсәте документларын рәсмиләштерергә мөмкинлек бирми.
Россиягә инкубация йомыркасы китерү белән вәзгыять тотрыклы. Шул ук вакытта илнең эре кошчылык предприятиеләре үзләре инкубация йомыркасының 80% ын җитештерә.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләренең эше турында киңәшмә узды.