Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм аның карамагындагы учреждениеләрнең ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшчәнлегенә багышланган киңәшмәсе булды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә, Татарстанның агробизнес кадрларын әзерләү институтының актлар залында узды. Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары, дәүләт район ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре һәм республика районнарының ветеринария-санитария экспертлары катнашты.
Утырыш барышында ветеринария табиблары эшен оештыру мәсьәләләре буенча, эштә җитешсез яклар турында ветеринария куркынычсызлыгын тәэмин итү, ВСЭ һәм дәүләт күзәтчелеге бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Ирина Тарутина чыгыш ясады.
Шулай ук ветеринария-санитария экспертизасы лабораторияләрен җиһазлау, Казан шәһәре базарларына продукция кергәндә ачыкланган кагыйдә бозулар һәм ветеринария документларын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча чыгышлар да булды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногуманов ветеринария-санитария үткәрүнең яңа кагыйдәләре турында сөйләде. Язгы эпизоотиягә каршы чараларның үтәлеше турында хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге башлыгы Елена Ильина нәтиҗә ясады. Ветеринария-профилактика чаралары май ае ахырында төгәлләнәчәк.
Бу темаларга йомгак ясап, Алмаз Хисаметдинов киләсе кварталга бурычлар билгеләде.