Россиядә 2021 елда лейкоз белән авыручы 15,3 мең баш мөгезле эре терлек теркәлгән

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

Россиядә 2021 ел эчендә лейкоз белән авыручы 15,3 мең баш мөгезле эре терлек теркәлгән. Бу авыру ачыкланган очраклар саны буенча илдә беренче урында тора, дип хәбәр итте Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Федераль сәламәтлек саклау үзәгенең мәгълүмат-аналитик үзәге җитәкчесе Антон Караулов. Эксперт «ВНИИЗЖ»да узган Импортны алыштыру буенча Бөтенроссия киңәшмәсендә чыгыш ясады.

Галим, имин булмаган пунктлар саны буенча да лейкоз авыруы беренче урында тора, дип өстәде. Узган ел илдә лейкоз буенча 2070 имин булмаган хуҗалык ачыкланган.

Статистика мәгълүматларына аңлатма биреп, эксперт эре мөгезле терлекләр лейкозы буенча яңа ветеринария юнәлешләренең гамәлгә керүе турында искә төшерде.

«Мөгезле эре терлек лейкозы буенча яңа кагыйдәләр нигезендә имин булмаган пунктлар радиаль иммунодеффузия ысулы белән тикшереп ачыкланган урыннарда теркәлә.

Мөгезле эре терлекләрдә икенче урында торган авыру - бруцеллез. Әлеге чир белән 6,5 мең авыру хайван, 245 имин булмаган пункт узган елда ачыкланган.

Дуңгыз терлеге арасында иң зур куркыныч янаган авыру - Африка дуңгыз чумасы. 2021 елда 41,8 мең дуңгыз һәм 203 инфекцияле кыргый кабан дуңгызы ачыкланган. Узган ел Африка чумасы буенча имин булмаган 268 пункт теркәлгән.

Россельхознадзор мәгълүматларына караганда, 2022 ел башыннан алып 16 майга кадәр Россиядә 25 Африка дуңгыз чумасы учагы теркәлгән: шуларның тугызы йорт дуңгызлары арасында һәм 16 очрак  табигатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International