Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов район ветеринария берләшмәләренең ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшчәнлеген бәяләүгә карата киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Буа, Тәтеш, Теләче, Чирмешән, Биектау, Әгерҗе районнары ветеринария-санитария табиблары эшенә нәтиҗә ясадылар. Фикер алышу түгәрәк өстәл форматында узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасарлары Илдар Ногманов, Габделхак Мотыйгуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария иминлеген тәэмин итү, ВСЭ һәм дәүләт күзәтчелеге бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Ирина Тарутина, район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары һәм ветеринария экспертлары катнашты. Районнарның ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшенә анализ белән Ирина Тарутина чыгыш ясады.