ТР ветеринария хезмәте урман чистарту акциясенә кушылды

2022 елның 14 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасының ветеринария хезмәте хезмәткәрләре республикакүләм табигатьне саклау акциясенә кушылды һәм Лаеш районының Матюшино урманчылыгы территориясен җыештырырга чыкты.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Республика ветеринария лабораториясе хезмәткәрләре һәм Казан дәүләт клиникаларының ветеринария табиблары үзләренә бүлеп бирелгән урман кишәрлеген каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарттылар.

Акциянең язгы этабы кысаларында чистарту белән беррәттән шулай ук урман аншлагларын, мәгълүмати щитларны һәм урманда ял итү урыннарын төзекләндерү эшләре алып барыла.

«Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты - урманнарда уңай санитар-экологик вазгыять булдыру. Акция Татарстанның барлык муниципаль районнарында уза. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр белгечләре белән беррәттән акциядә даими катнашучылар арасында министрлыклар, ведомстволар, учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләр хезмәткәрләре, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар, экология берләшмәләре вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International