ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Ветеринария препаратларына экспертиза уздыруның яңа кагыйдәләре 2023 елның 1 мартыннан үз көченә керәчәк, алар Авыл хуҗалыгы министрлыгының 529 номерлы боерыгы белән расланды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган. Яңа кагыйдәләр 2012 елда кабул ителгән иске документны алыштырачак.


10
сентябрь, 2022 ел
шимбә

Бүген Казанда һәм республика районнарында традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Башкалада сәүдә 15 мәйданда оештырылды. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 2022 елның 24 декабренә кадәр эшләячәк, дип планлаштырыла.


9
сентябрь, 2022 ел
җомга

Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Бөтендөнья хайваннар сәламәтлеген саклау оешмасы галимнәр хәбәр итүенчә, 2022 елда Н5 тибындагы кош гриппы вирусы буенча вазгыять бик киеренке кала. 

Ветеринария препаратларына экспертиза уздыруның яңа кагыйдәләре 2023 елның 1 мартыннан үз көченә керәчәк.

Ветеринария лабораторияләре эшчәнлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.


5
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Галимнәр әйтүенчә, кош гриппы вирусы яңа инфекция булмаса да, дөньядагы вазгыять бик киеренке булып кала бирә. Географик яктан төрле урыннарда урнашкан төбәкләрдә яңа, элек теркәлмәгән грипп вирусының яңа штаммнары киң таралуы, аларның актив мутациясе һәм яңа  штаммнары барлыкка килүе зур борчу тудыра.

Республикада традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 10 сентябрьдән башлана. Казанда һәр шимбә көнне башкаланың һәр районында 15 мәйданчыкта 6.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр сәүдә оештырылачак. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 2022 елның 24 декабренә кадәр эшләячәк дип планлаштырыла.

Дәүләт ветеринария берләшмәләре баш ветеринария табиблары һәм дәүләт ветеринария күзәтчелеге инспекторлары тарафыннан африка дуңгыз чумасы буенча аңлату эшләре алып барыла. Шулай ук дуңгызчылык белән шөгыльләнүчеләргә терлекчелекнең альтернатив төрләренә күчү киңәш ителә. 


3
сентябрь, 2022 ел
шимбә

Карантин зоналарындагы авыл хуҗалыгы хайваннарын сугымга алмаячаклар, ә фермерларга нәселле терлекчелек белән шөгыльләнү өчен юридик зат яки шәхси эшмәкәр теркәү кирәк булмаячак.


2
сентябрь, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Россия Федерациясенең Ветеринария департаменты директоры урынбасары Андрей Муковнин рәислегендә Африка дуңгыз чумасы буенча эпизоотия хәленә багышланган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International