ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2018 ел
җомга

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәре базары янында ветеринария белешмәсе булмаган килеш елга балыгы сатучына штрафка тарта.

 

Апас территориалҗ бүлеге инспекторлары Яшел үзән районы ветеринария белгечләре белән “Авангард” хуҗалыгындагы 412 баш эре мөгезле терлекне туберкулезга тикшерде.

 

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Сарман районы Җәлил бистәсендәге бер балалар бакчасында терлекчелек продукциясен саклаганда ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында табылган кимчелекләр сәбәпле, гаепле зат административ штраф түләргә тиеш була.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Яшел Үзән районы Нурлат авылында 65 кг күләмендә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш колбаса эшләнмәләре сатуны ачыклаган. Ветеринария кагыйдәләрен бозучы административ штрафка тартылган, сату туктатылган.

 

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Яшел Үзән районы ветеринария берләшмәсе начальнигы белән берлектә гражданка шикаяте нигезендә Кызыл Яр авылындагы бер шәхси хуҗалыкта тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында шәхси хуҗалыкта маллар һәм кошлар асраганда ветеринария кагыйдәләре бозылу ачыкланмаган.  

Түбән Кама территориаль бүлеге дәүләт ветеринария инспекторлары Түбән Кама шәһрендәге “Балкыш” балалар приютында терлекчелек продукциясен саклау һәм эшкәртү барышында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кайсыбер кимчелекләр  табылган. Җаваплы зат административ штрафка тартылган.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары, Югары Ослан районы ветеринариы берләшмәсе начальнигы һәм Баш ветеринария идарәсенең әйдәп баручы киңәшчесе белән берлектә Югары ослан районында урнашкан шәхси эшмәкәр Шарапов Н.Н.ның сугым пунктында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерделәр. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кимчелекләр табылмаган.  

15 нче ноябрь көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш колбаса эшләнмәләре сату очрагын ачыклаган. Гаепле затка административ штраф турында беректмә төзелгән, сату туктатылган.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары күзәтүе астында Апас районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә Апас районындагы “Свияга” хуҗалыгында эре мөгезле терлекне туберкулез авыруына тикшерде. Тикшерелгән 238 баш малның берсе дә элек кертелгән туберкулинга реакция бирмәгән.

 

 


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Саба районы ветеринария табибы Фидарис Сафиуллин раййонда тояк чистарту һәм дәвалау буенча белгеч санала. Бу көннәрдә ул Саба районынның “Симет” хуҗалыгында хезмәт күрсәтә. Мал табибы бер көнгә 20 дән алып 40 башка кадәр терлекнең тоякларын чистарта һәм дәвалый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International