17, 18 нче ноябрь көннәрендә Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә 3 урында узган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә ветеринарияталәпләре үтәлешен тикшерде.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторы Әлки районындагы бер балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында кайсыбер терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Гаепле затка карата административ штраф турында беркетмә төзелгән.
12 нче ноябрьдән – 16 нче ноябрь көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:
- Серология бүлеге 6060 тикшерү үткәргән;
- РИД буенча 2962 тапкыр, 2 тапкыр ИФА буенча тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга, 238 тапкыр гемотологияә тикшерү үткәрелгән;
- Вирусология бүлеге 2117 тапкыр кан тикшергән, 134 тапкыр патологик материал;
- Бактериология бүлеге 68 тапкыр паталогик материал, 3 тикшерү гистологиягә тикшерелгән;
- Биохимия бүлеге 16 тапкыр терлек азыгын, 67 төрле кан тикшергән;
- ПЦР бүлеге 221 төрле тикшерү үткәргән;
- Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 4 тапкыр сөт, 1 тапкыр бал, 12 тапкыр ит, 4 тапкыр сөт продукциясе тикшергәннәр;
- Паразитология бүлегендә 156 тапкыр капрологиягә, 1 тапкыр балык тикшерелгән;
- Токсикология бүлегендә 18 тикшерү үтәрелгән.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа шәһәре территориясендә бозаулар сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – маллар тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш сатылган. Сату туктатылган, гаепле затларга карата админситратив штраф турында беркетмә төзелгән.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районы Кызыл Яр авылында тиешле булмаган уырнда елга балыгы сату урыннарын ачыклау максатыннан махсус рейд оештырды. Рейд вакытында ветеринария белешмәсе булмаган килеш балык сату очрагы ачыкланган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле райлны Иске Чүпрәле авылында эре мөгезле терлек бозауларын сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган, маллар сату туктатылган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Балык Бистәсе районындагы бер балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлеәен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кагыйдә блзулар ачыкланмаган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районы ветеринария белгечләре белән берлектә Кайбыч райлнындагы “Родина” хуҗалыгындагы 344 баш эре мөгезле терлеккә элек ясалган туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр. Тубекулинга реакция биргән маллар ачыкланмаган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Апас районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән “Свияга” хуҗалыгынадгы 391 баш эре мөгезле терлеккә элек кертелгән туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.
Бүген Казан ветеринария медицинасы академиясендә Ворлдскиллс чемпионатының региональ этабында катнашучыларны хөрмәтләделәр. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов һәм академия ректоры Рөстәм Равилов “Ветеринария” компетенциясендә көч сынашучыларга һәм экспертларга рәхмәт хатлары тапшырды. Хәтерегезгә төшерәбез, 14 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр Казанда “Ворлдскиллс” хәрәкәтенең “Яшь профессионаллар” төбәк чемпионаты уза. 14-16 ноябрь көннәрендә “Ворлдскиллс” ның 76 компетенциясе һәм “Вордскиллс Юниоры”ның 38 компетенциясе буенча көч сынаштылар.