Саба районы ветеринария табибы Фидарис Сафиуллин раййонда тояк чистарту һәм дәвалау буенча белгеч санала. Бу көннәрдә ул Саба районынның “Симет” хуҗалыгында хезмәт күрсәтә. Мал табибы бер көнгә 20 дән алып 40 башка кадәр терлекнең тоякларын чистарта һәм дәвалый.
“Агросәнәгать кадрларын укыту татар институты” профессорлык составы Кукмара һәм Питрәч районнарында булып, заманча агрофирмалар эшчәнлеге белән танышты, алдынгы хуҗалыклар тәҗрибәсен өйрәнде, эре мөгезле терлек асрау технологияләрен өйрәнде. Алдынгы хуҗалыклар тәҗрибәләре укыту әсбапларына теркәлде һәм укытучылар эшендә кулланылды. Аннан соң Питрәч районы зоотехниклары һәм ветеринарлары өчен укулар һәм консультация үткәрелде.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары юл патруль хезмәте белән берлектә постта 10 баш бозау ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – Башкортстаннан Марий Элга ташылучы малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затларга карата административ штраф турында беркетмә төзелгән.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында юл патруль хезмәте белән берлектә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш эре мөгезле терлек ташуның ике очрагын ачыклаган. Ике очракта да гаепле затлар административ штраф түләргә тиеш була.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсендә алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Тикшерү барышында ачыкланганча, ветеринария өлкәсенә кагылышлы алдан табылган кимчелекләр бетерелгән.
Алексеевск территориаль бүлеге дәүләт ветеринария инспекторлары “Саескан тавы” постында юл патруль хезмәте белән берлектә терлек продукциясен ташыганда 2 тапкыр ветеринария таләпләре үтәлмәү фактын ачыклаган – продукция ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташылган. Гаепле затлар штрафка тартыла.
Казан территориаль бүлеге дәүләт ветеринария инспекторлары “малиновка” постында Мәскәүдән Казанга ташылучы 39 кг күләмендә балык икрасына тиешле ветеринария белешмәсе булмауны ачыклый. Гаепле кешегә карата админстратив штраф турында беркетмә төзелгән.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районындагы бер балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында кайсыбер терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмау факты ачыкланган. Җаваплы зат аерым бер вакыт эчендә кимчелекләрне бетерергә тиеш.