1 нче декабрь көнне Яшел Үзән районы “Яңа тура” технополисы территоиясендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Халыкка терлекчелек продукциясен тәкъдим иткәнче, ул җитди ветеринария тикшерүе үтте. Ветеринар контрольне Яшел Үзән районы ветеринария берләшмәсе белгечләре, Апас территориаль бүлеге инспекторлары тәэмин итте.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Яшел үзән районында урнашкан сугым цехында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында табылган кимчелекләрне бетерер өчен вакыт бирелде.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Сарман районындагы бер балалар бакчасында терлекчелек продукциясен саклау һәм эшкәртү вакытында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кимчелекләр табылмаган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Яшел Үзән районындагы Галимова Х.Х. шәхси эшмәкәр хуҗалыгында ветеринария өлкәсенә кагылышлы алдан табылган кимчелекләрнең үтәлешен тикшерделәр. Тикшерү барышында ачыкланганча, алдан табылгшан кимчелекләр вакытында бетерелгән.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендәге бер базар янында ветеринария белешмәсе булмаган килеш елга балыгы һәм сөт сатучыны ачыклаган. Гаепле затка карата административ штраф турында беркетмә төзелгән, сату туктатылган.
Саба территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Малмыж юлында кизү вакытында эре мөгезле терлек тиреләрен ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган. Тиреләргә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затка карата админситратив штраф турында беркетмә төзелгән.
Бүген Ютазы районы ветеринария берләшмәсендә ветеринария белгечләре катнашында узган айга эш нәтиҗәләренә йомгак ясадылар. Киңәшмәдә районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Аяз шәфигуллин, Республика ветеринария лабораториясе җитәкчесе Марс Вәлиев, дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре, хуҗалыкларның мал табиблары катнашты.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “Племдело Алексеевское” җәмгыятенә караган хуҗалыкта 157 баш эре мөгезле терлеккә элек ясалган туберкулин нәтиҗәләрен өйрәнделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсендә район ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре мөһим сорауларны күтәрделәр. Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә үткән киңәшмәдә ветеринар-санитар ңэкспертиза эшен оештыру, үләт базлары һәм биотермик чокырларны төзекләндерү, терапевтлар тарафыннан дөрес итеп отчет төзү сораулары каралды.
“Юмарт сишәмбе” Бөтендөнья инициативасы кысаларында 27 нче ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәре ветеринария берләшмәсендә шәфкатьлелек акциясе үтте. Акция кысаларында бу көнне шәһәр участок ветеринария дәваханәсенә эт һәм мәчеләренә кагылышлы сораулары белән шәһәр халкы килде. Ветеринария табиблары 40 тан артык клиентны кабул итте. Әлеге чара Яр Чаллы шәһәре җирле телеканалында яктыртылды.