Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында Чувашиядән Казанга сату өчен ташылучы 5 түшкә сыер итен тиешле булмаган шартларда илтү очрагын ачыклаган. Гаепле затка карата административ штраф турында беркетмә төзелгән.
Бу көннәрдә Актаныш районы ветеринария белгечләре өчен квалификацияне күтәрү курслары үтә. Укуларны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең эпизоотиягә каршы көрәш бүлеге начальнигы Александр Козлов һәм дәвалау-профилактика бүлеге белгече Фәннүр Сөнгатов алып бара.
4 нче декабрь көнне Арча районы ветеринари берләшмәсендә Халыкара инвалидлар көне уңаеннан чара узды. Хәзер ветеринария берләшмәсендә физик мөмкинлекләре чикләнгән 7 кеше эшли. Арча районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Файзрахманов әле белгечләрне кабул итеп, аларның сорауларын тыңлады.
26 нче ноябрьдән – 30 нче ноябрь көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:
- Серология бүлеге 3833 тикшерү үткәргән;
- РИД буенча 963 тапкыр тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән;
- Вирусология бүлеге 1008 тапкыр кан тикшергән, 174 тапкыр патологик материал;
- Бактериология бүлеге 60 тапкыр паталогик материал, 4 тапкыр сөт, 8 тикшерү гистологиягә, 1 мәет тикшерелгән;
- Биохимия бүлеге 9 тапкыр терлек азыгын, 20 төрле кан, 1 тапкыр сөт тикшергән;
- ПЦР бүлеге 379 төрле тикшерү үткәргән;
- Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 8 тапкыр сөт, 7 тапкыр ит, 2 тапкыр бал тикшергәннәр;
- Паразитология бүлегендә 89 тапкыр капрологиягә тикшерү үткәрелгән.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районы Кызыл Яр авылында елга балыгы сатканда ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Махсус рейд вакытында ветеринария таләпләре үтәлмәү ачыкланмаган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында биш урында маллар сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – эре мөгезле терлек бозауларына тиешле ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары контролендә Алексеевск районы ветеринария берләшмәсе белгечләре тарафыннан “Красный Восток Агро” җәмгыятенең “Лебяжье” терлекчелек комплексында 657 баш эре мөгезле терлеккә элек кертелгән турберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районы Олы Кайбыч авылы территориясендә елга балыгы сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – балыкка тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затка карата административ штраф турында беркетмә төзелгән, сату туктатылган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында юл патруль хезмәте белән берлектә кизү вакытында 28 берәмлек транспорт чарасын туктатып тикшергән. Тикшерү барышында эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәү ачыкланган – маллар тиешенчә бәйләшмәгән килеш ташылган. Гаепле затка карата админситратив штраф турында беркетмә төзелгән.