ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Сарман районындагы бер балалар бакчасында алдан табылган кимчелекләрне тикшерделәр. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылган кимчелекләрнең вакытында төзәтелүе ачыкланган.

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендә ветеринария белешмәсе булмаган килеш колбаса эшләнмәләре сату очрагын ачыклаган. Гаепле затка карата административ штраф итурында беркетмә төзелгән, сату туктатылган.  

 

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендәге ярминкә мәйданында терлекчелек продукцияләрен сатканда ветеринария таләпләре үтәлешен контрольдә тотты. Сатучыларның ветеринария белешмәләре булу-булмавын тикшерделәр, азык-төлек сатканда ветеринария кагыйдәләрен үтәүне таләп иттеләр.


27
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш елга балыгы сату очрагы ачыкланган. Гаепле затка карата административ штраф турына беркетмә төзелгән, сату туктатылган.

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Минзәлә районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “Вахитов” хуҗалыгында 346 баш эре мөгезле терлеккә элек ясалган туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.

Татарстан Республикасы МИнистрлар КАбинеты начальнигы Алмаз Хисаметдинов чираттагы гражданнарны кабул итүне Арча районында үткәрде. Бүген Арча райны ветеринария берләшмәсендә ветеринария өлкәсенә кагылышлы сораулары белән районның 7 гражданы килгән иде. Читтән кошлар кайтару, лейкоз авыруына кагылышлы һәм башка сораулар ишетелде. Гражданнарны кабул итүдә Арча районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов, Саба территориаль бүлеге башлыгы Илгизәр Гарипов катнашты.


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторы Аксубай бистәсендә ветеринария белешмәсе булмаган килеш сыер ите сату очрагын ачыклаган. Гаепле затка административ штраф турында беркетмә төзелгән.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Базарлы Матак авылында туңдырылган балык, сыер ите, терлекчелек продукцияләре сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган. Сату туктатылган, гаепле зат штрафка тартылган.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Тәтеш районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән “Родина” хуҗалыгында 473 баш эре мөгезле терлеккә элек кертелгән туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.

 

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Зәй районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “Дүрт Мунча” хуҗалыгында 897 баш эре мөгезле терлеккә элек кертелгән туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International