Яр Чаллы шәһәре ветеринария берләшмәсендә “Юмарт сишәмбе” шәфкатьлелек акциясе үтте

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

“Юмарт сишәмбе” Бөтендөнья инициативасы кысаларында 27 нче ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәре ветеринария берләшмәсендә шәфкатьлелек акциясе үтте. Акция кысаларында бу көнне шәһәр участок ветеринария дәваханәсенә эт һәм мәчеләренә кагылышлы сораулары белән шәһәр халкы килде. Ветеринария табиблары 40 тан артык клиентны кабул итте. Әлеге чара Яр Чаллы шәһәре җирле телеканалында яктыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International