ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2018 ел
җомга

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Камышла” постында юл патруль хезмәте белән берлектә кизү вакытында 11 төрле транспорт чарасын туктатып тикшергән. Тикшерү барышында ветеринария белешмәсе булмаган килеш сөт ташу очрагы ачыкланган.

6 нчы декабрь көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары, Яшел Үзән районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә Ильинское авылындагы бер шәхси хуҗалыкта, гражданин шикаяте нигезендә ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында авыл хуҗалыгы һәм йорт хайваннарын, авыл хуҗалыгы кошларын асраганда ветеринария таләпләре бозылу ачыкланмаган.   

 

 


6
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Ветеринария даруханәсендә эшләүчеләр өчен агросәнәгать комплексындагы кадрларны укыту институтында квалификацияне күтәрү курслары узды. Белгечләрне ветеринария препаратлары маркетингы, фармация өлкәсендә экономия, ветеринария диетасы, фармацевтика химиясе серләренә өйрәттеләр. Укуларның практик өлешендә исә яңа цифрлы технологияләрне кулландылар. 72 сәгатьлек квалификацияне күтәрү курсларын тәмамлаучыларга таныклыклар тапшырылды.


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән кама шәһәрендәге бер базарда тиешле булмаган урында оештырылган сәүдә ачыклау буенча рейд үткәрде. Рейд вакытында тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш елга балыгы сату очрагын ачыкланган. Гаепле гражданкага административ штраф турында беркетмә төзелгән.

 

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары “Таврия-2” постында сату өчен Азнакайдан Түбән Камага 14 түшкә тавык һәм каз итен ташу вакытында ветеринария таләпләре үҗәлмәүне ачыклаган – иткә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле зат административ штраф түләргә тиеш була.

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында 22  кг күләмендә горбуша балыгын ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагына юлыккан. Авыл хуҗалыгы Министрлыгы приказын тупас бозучыларга карата административ штраф турында беркетмә төзелгән.  

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында 22  кг күләмендә горбуша балыгын ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагына юлыккан. Авыл хуҗалыгы Министрлыгы приказын тупас бозучыларга карата административ штраф турында беркетмә төзелгән.  


4
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Чувашия республикасыннан Казанга сарык итен ташыганда ветеринария таоәпләре үтәлмәү ачыкланган. 15 түшкә сарык итенә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затка карата административ штраф каралган.

Баулы районы ветеринария берләшмәсе белгечләре “Юмарт сишәмбе” акциясе кысаларында Баулы шәһәрендәге “СемьЯ” балалар йортында булып кайтты. Табиблар балалар белән аралашты, аларга уку өчен кирәк блуган канцелярия товарлары бүләк итте.

 

Казан территоииаль бүлеге инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында Мордовия Республикасына тавык йомыркасын һәм колбаса эшләнмәләрен тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган. Гаепле затлар административ штрафка тартыла.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International